Ел тәрбиячесе 2021

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2021 нче елның 21 нче гыйнварында мәгариф идарәсенең актлар залында «Ел тәрбиячесе-2021»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы булып узды. Әлеге чарада безнең районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 8 педагогы катнашты. Конкурсантлар мастер-класслар һәм уңышлы проектларны тәкъдир итү аша эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылдылар:

1 урын-Цыганова Виктория Владимир кызы, 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе»;

2 урын-Әхмәтова Мәдинә Кадеровна, Шөгер балалар бакчасы музыка җитәкчесе Тургай»;

3 урын-Люгаева Елена Сергеевна, МБМББУ "15 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" тәрбиячесе.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алда торган сынауларда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International