Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 18 августында көндез һәм кич белән көчле җил көтелә, яшен булырга мөмкин.
Лениногорск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) закон нигезендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтүче органнар һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар мөрәҗәгать итүчедән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар, башка органнар, җирле үзидарә органнары карамагында булган документлар һәм мәгълүмат бирүне таләп итәргә хокуклы түгел.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 17 августта алмашынучан болытлы һава торышы.
Районыбыз басу-кырларында урак вакытында 50 берәмлеккә якын кыр корабы эшли.
Районда комбайннар паркы бик иске дип әйтеп булмый, аграр предприятиеләр уракта яңа комбайн белән эшләргә тырышалар.
Дөрес, барлык хуҗалыклар да түгел. Чөнки үзегез беләсез, яңа комбайн бәясе кыйммәт, финанс ягы чабудан тарта. Төрле программа яки лизинг белән генә алсалар.
Шәһәр Башкарма комитеты ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эш алып бара.
Мөзәгит Сафиулла улы Сабитов - сугыш һәм хезмәт ветераны. 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.
Аны котларга шәһәр башлыгы урынбсары Гөлфирә Рафикова, 9нчы ТОС рәисе урынбасары Ольга Зотова килде.
Яшәү урыны буенча ишегалды бәйрәмнәре үткәрү- шәһәрдә традицягә әйләнде. Аларның максаты- яшәүчеләрнең ялын оештыру, бер-берсе белән аралашу.
Быел ишегалды бәйрәмнәре 16 августта башланып, 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу бәйрәмдә территориаль җәмәгатьчелек советлары бәйрәмне оештырып йөрүчеләр. Микрорайонда яшәүчеләр идарәче компанияләргә, хезмәт күрсәтүче оешмаларга, администрация вәкилләренә сорау бирә алалар.
Ана капиталы белән белем бирү хезмәтләре, шул исәптән баланы вузда, ССУЗда, көллияттә, техникумда һәм башка уку өчен түләргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсенең Лениногорск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) пенсия алды яшендәге гражданнар өчен элек бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары саклануын искә төшерә: элек пенсия яшенә җиткәннән соң бирелә торган ташламалар: транспортта бушлай дарулар һәм ташламалы йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымнарыннан азат итү һәм башкалар.
Янгын сүндерү бүлегенә 14 август төнлә 00 сәгать 14 минутта Яңа Иштирәктән хәбәр килә.
Хәбәрдә Яңа Иштирәк авылының Садовая урамында шәхси йорт януы турында хәбәр итәләр.