Ана капиталы белән баланың югары һәм һөнәри белемен түләргә мөмкин

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Ана капиталы белән белем бирү хезмәтләре, шул исәптән баланы вузда, ССУЗда, көллияттә, техникумда һәм башка уку өчен түләргә мөмкин.

Ана капиталын теләсә кайсы баланы укытуга сертификат алу хокукына ия булган бала туганнан соң 3 ел узгач (бу шарт мәктәпкәчә белем бирүгә кагылмый) җибәрергә мөмкин. Студент-бала уку датасына 25 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш түгел, ә уку оешмасы Россиядә булырга һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә лицензиягә ия булырга тиеш.

Ата-аналар ана капиталын мәгариф хезмәтләре өчен түләүгә тизрәк һәм җиңелрәк файдалана алсын өчен, ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге республиканың югары һәм урта уку йортлары белән мәгълүмат алмашу турында килешүләр төзеде. Элек ана капиталын баланы укытуга җибәрергә карар иткән гаиләләргә мәгариф оешмасы раслаган түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы килешү күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, РПФ бүлеге һәм уку йорты арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга ана капиталы белән эш итү турында гариза бирү дә җитә. Моны дистанцион рәвештә-электрон сервислар ярдәмендә дә эшләргә була. Бу очракта Пенсия фонды уку турындагы килешүдән мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International