Әгәр сезнең янәшәгездә үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, туганнары булмаган һәм (яки) алар тарафыннан тиешле тәрбия алмаучы ялгыз өлкән яшьтәге яки инвалид яши икән, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә (8-85595) 5-24-48, 5-16-14 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 14 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре хезмәт алучылар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
15 сентябрь көнне Үзәк шәһәр балалар китапханәсендәНиколай Казаков белән «Иҗат канатларында»дип исемләнгән иҗади очрашу узды. Җирле шагыйрь белән очрашуга 6 нчы мәктәпнең 6А сыйныф укучылары килде.
Әлмәттә «Алмет» иҗтимагый үзәгендә компаниянең Татарстанның көньяк-көнчыгышын үстерүдә катнашуы буенча «Татнефть» Иҗтимагый советы утырышы булды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2021 елның 16 сентябрендә төнлә һәм иртән: аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
14 сентябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Бала һәм компьютер чиге» дигән темага профилактик сәгать үткәрде. Чара компьютерга бәйлелекне профилактикалауга юнәлдерелгән иде.
Иртәгә, 16 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә чираттагы кайнар линия уздырачак.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 сентябрендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә.
Экстремизмга-Юк! " айлыгы кысаларында «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге психологлары Седова И. М., Мортазина Д. Р. 10 нчы мәктәптә җиденче сыйныф укучылары белән «Без террорга каршы!» дәресен үткәрде.
2021 елның 20 сентябреннән 1 октябренә кадәр «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе социаль предприятие, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге»темасына семинарлар сериясен оештыра.