"Логос " үзәге педагог-психологлары "Без террорга каршы!» дәресен үткәрде

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Экстремизмга-Юк! " айлыгы кысаларында «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге психологлары Седова И. М., Мортазина Д. Р. 10 нчы мәктәптә җиденче сыйныф укучылары белән «Без террорга каршы!» дәресен үткәрде.

Балалар алдында чыгыш ясап, психологлар терроризмның асылы турында сөйләделәр, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Дәрестә психологлар милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм яшьләрдә дөрес тормыш позициясен ныгытуга ярдәм итте. Балалар дәрестә гражданлык уяулыгын күрсәтү, теракт корбаны булмау һәм террорчылык акты янаган очракта үзеңне дөрес тотарга кирәклеген белделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International