ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 24 ноябрьдә аязучан болытлы һава көтелә.
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе хәбәр иткәнчә,китапханә “Мультипликация студиясе” проекты белән Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан 500 мең сум грант откан. Әлеге проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында эшләнде.
«Казан дәүләт мәдәният институты» 2021 елның 14-16 декабрендә «Илһамият VII – Вдохновение»халыкара онлайн-фестивале уздыра.
Мария Михайловна үзенең түгәрәк юбилей датасынбилгеләп үтә. Ул 1931 елның 22 ноябрендә Лениногорск районында Писмән авылында туа. Писмән мәктәбен тәмамлый. 14 яшьтән кибеттә сатучы булып эшли. 1941 елда әтисе фронтка китә, әнисе дүрт бала белән ялгызы кала. Сугыштан соңгы елларда, яшүсмерләр кебек үк, авыл хуҗалыгын торгызырга булышалар.
19-21 ноябрьдә Лениногорск шәһәрендә, «Татнефть» ГАҖ һәм «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фонды ярдәме белән, «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе фонды кубогына» теннис буенча Татарстан Республикасы ялы көне турниры узды. Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән: Казан, Уфа, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
2021 елның 24 ноябрендә 09: 00 сәгатьтә мэриянең утырышлар залында район һәм шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе була.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтә.
2021 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
19 нчы ноябрьдә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7 «А» сыйныф укучылары белән «Балаларның хокуклары һәм бурычлары»темасына лекцион чыгыш узды. Әлеге чараны үткәргәндә "Балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге" психологы Седова Ирина Михайловна балаларга яшь буынның төшенчәләре һәм бурычлары турында сөйләде, хокукларның һәм бурычларның бердәмлеге турында аңлатты. Дәрестә балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары белән бәйле төрле ситуацияләр каралды.
2020 елның 21 ноябрендә «Татарстан – Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәте Кубогына 1 лига спорт ветераннары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. Уеннар Менделеевск шәһәрендә «Химик»спорт комплексы базасында узды.
2021 елның 26 ноябрендә партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәләре челтәрендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.