2020 елның 21 ноябрендә «Татарстан – Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәте Кубогына 1 лига спорт ветераннары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. Уеннар Менделеевск шәһәрендә «Химик»спорт комплексы базасында узды.
Лениногорск командасы икенче урынны яулады. Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Волейболчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!