30 майда Мәдәният сараенда «Сруна” студиясенең беренче концерты булды. Җитәкчесе - Александр Михайлович Ямушев, студиягә йөреп осталыкка өйрәнгән «Кифара», «Кифарята», «Музыкальные фиксики» һәм башкалар чыгыш ясады.
Лениногорск нефть техникумы базасында «Логос» үзәге белгечләре беренче курс студентлары өчен чара үткәрде. Ахырдан һәрберсенә белешмәлекләр таратылды.
15 майда 13нче мәктәптә “Игътибар – балалар” акциясенә старт бирелде.16 майда юл иминлеге инспекторлары конкурсының икенче этабы үтте.
Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле әти-әниләр һәм балалар! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү – ул безнең бурыч. Балалар – безнең өмет, безнең киләчәк.
1 июньдә 17.30 сәг-тә «Татарстан 24» телеканалында «Актуаль сөйләшү» тапшыруында Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Ада Зәйдуллина чыгыш ясаячак.
Хөрмәтле лениногорскилылар һәм кунаклар! Синоптиклар 1 июньдә яшенле яңгыр булуы турында кисәтә. Көчле җил чыгып, боз яварга да мөмкин.
«Ровесник» белгечләре “Нарокотикларсыз дөнья” акциясендә катнашты. 30 майда алар 12нче лицей укучылары янына барды, әңгәмә үткәрде.
1 июньнән укыту өчен заявка барлык теләге булганнардан кабул ителә. Электрон почта адресы: rosreestr.tatarstan@mail.ru.
29 майда Мәшгульлек үзәге эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Анда 16 предприятие эш бирүчеләре катнашты. 134 кеше эш эзләп килде, 30 кеше эшле булды.
«Фонд поддержки предпринимательства Республики Татарстан» коммерцияле булмаган компания кече һәм урта эшмәкәрлек, банк субъектлары өчен яңа юнәлеш ачып җибәрүе турында хәбәр итә.