ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

1 июньдә КНИТУ-КАИ Лениногорск филиалы бинасында «Лениногорский приборный завод. Факты. События. Люди»  дигән китапны тәкъдим итү кичәсе үтте. Китап чыгару идеясы -  аны күп еллар әлеге предприятиене җитәкләгән Рафаэль Мөлековныкы.

3 июньдә 18.40 та «Интервью» тапшыруы чыгачак, анда Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Ада Зәйдуллина күчемсез милекне рәсмиләштерү турында сөйлиячәк.

“Логос” үзәге балаларны яклау көне уңаеннан төрле чаралар үткәрде. Алар ЗАГС бинасында узды, бәйрәмгә 7нче мәктәп, 12нче лицей укучылары чакырылган иде.

1 июньдә 1.00 сәгатьтә12 нче, 5нче ТОСлар, “Исток-Башлангыч”, китапханә балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле стартлар” үткәрде. 30 бала катнашты. Балалар төрле уеннарда катнашты, табышмаклар чиште – чара бик күңелле үтте.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ПФР органнары ата-аналарын югалткан, шулай ук инвалид балаларга булышлык күрсәтәләр, аларга социаль һәм страховой пенсия билгелиләр. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

1 июньдә республика буенча шул исемдәге чаралар узды. Аңа үзәк китапханә дә кушылды.

1 июньдә республикада коену сезоны ачыла. Былтыр республикада 88 кеше батып үлгән, Лениогорскида 1 кеше үлде. Сезне сак булырга, бигрәк тә балаларга карата игътибарлы булырга чакырабыз.

«Исток - Башлангыч» үзәге балаларны яклау көненә багышланган чараны бораулаучылар паркында үткәрде. Яңгыр явып торуга карамастан, чара бик күңелле үтте, анда 16нчы балалар бакчасы сабыйлары да катнашты.

 

Коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциясендә иде ул. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, илебез субъектлары дәүләт органнары вәкилләре, коррупциягә каршы эшне өйрәнүче әйдәп баручы галимнәрнең чакыруыбызны кабул итүе бик сөенечле, дип сүз башлады республика лидеры.

Лениногорск китапханәләрендә “Укучы Лениногорск” китап фестивале үтте. Анда 200 кеше: 8нче, 6нчы, 10нчы мәктәп, 11нче гимназия,  «Винай Веле» ( Спиридоновка), «Пизелнэ» ( Мордва Кармалка),«Шура Хуран» (ДК), «Аланлык» ( Федотовка), «Пилен»  Новое Сережкино),  «Сывлам» (Новое Сережкино) һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International