13 июньдә Лениногорскида иман йорты – “Әбү Хәнифә” исемле яңа мәчет ачылды.
Салым инспекциясе бүлеге бурычлары булганнарның чит илгә чыгуы чикләнгән булуы турында хәбәр итә.
13 июньдә хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау буенча координацион советның күчмә утырышы үтте. Анда дәүләт инспекциясе вәкиле Лилия Темникова катнашты. Координацион совет вәкилләре төзелеп килүче боз сараенда булды, 12 нче лицей һәм Кирлегәч авылындагы объектларны карады .
14 июньдә 17.30 сәгатьтә «Татарстан 24»телеканалында Росреестрның бүлек җитәкчесе катнашында туры элемтә була. Туры эфир телефоны: 8(843) 511-99-66, 8-800-500-32-55. Сорауларыгызны бирегез.
Конкурс ике этапта үтә. Анда шәһәр округлары, авыл җирлекләре катнаша ала. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге каникул вакытында балаларга карата аеруча игүтибарлы булырга чакыра. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Бәйрәм алдыннан «Исток-Башлангыч» үзәгендә олы яшьтәгеләр өчен әнә шундый викторина үтте.
Шәһәребездә Россия көне быел аеруча зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм чаралары төрле мәйданчыкларда көне буена дәвам итте.
«Исток- Башлангыч» үзәгендә 3 нче участокта яшүсмерләр өчен рәсем конкурсы үтте. Баштан белгечләр әлеге бәйрәм турында сөйләде. Балалар бик теләреп рәсем ясадылар.
Россия көнен бәйрәм иткәндә, “Логос” үзәге волонтерлары кешеләргә әлеге бәйрәм турында сөйләде, белешмәлекләр таратты. Үтеп баручылар бик кызыксынып тыңладылар.