13 июньдә Лениногорскида иман йорты – “Әбү Хәнифә” исемле яңа мәчет ачылды.
Тантаналы вакыйгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, имам-мөхтәсиб Исмаил хәзрәт Сингатулла, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Шулай ук бик күп мөселман кардәшләребез, шактый гына әби-бабайлар, яшь буын да ачылу тантанасының шаһите булды.