Сентябрьнең чираттагы юбилярлары - Мәсгут Нури улы Нуриев һәм Андрей Дмитриевич Чатуров.
Районыбыз авылларында халык җыеннары башланды. Аның беренчесе Сарабиккол, Урмышлы, Кирлегәч, Кармалка авылы җирлекләрендә узды.
Салкынайткач, янгын чыгу куркынычы тагын да арта, төп сәбәбе электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Аларның төзеклегенә сезнең куркынычсызлыгыгыз бәйле. Янгын чыкканын күрсәгез, «01» ,«101» яисә «112» телефонарына шалтыратыгыз.
11 сентябрьдә “Аеклык һәм алкоголизм белән көрәш көнен” билгеләп үтәбез.
2 сентябрьдән НТВ телекомпаниясе «Ты супер!»тапшыруына кастинг игълан итә. Катнашучыларны читтән торып сайлап алачаклар.Заявкалар 20 октябрьгәчә кабул ителә.
Ял көннәрендә Яңа Чыршылы авылының Лесная урамында мунча янды, дип хәбәр иттеләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
10 сентябрьдә Бердәм сайлау көнендә Лениногорск муниципаль районында авыл җирлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау булды. Тавыш бирү биш бермандатлы сайлау округында, дүрт авыл җирлегендә булды.
28 сентябрьдә 10.00 - 13.00 сәгать аралыгында администрация бинасында,адресы: Кутузов ур, 1нче йорт, 13нче кабинетында республика Президенты идарәсенең гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлеге начальнигы Роза Рифкатовна Килькеева гражданнарны кабул итә.
Язылу өчен телефон: (843) 567-88-57
Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә икенче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу Семенов Андрей белән Анастасия гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 8 сентябрь көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.
5 сентябрь ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Михайловлар Петр Михаил улы белән Тамара Ялгуз кызы гаиләсенең тууына 60 ел тулу уңае – Гәүһәр туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 60 ел элек 5 сентябрь 1957 елнда алар үзләренең никахларын Казан шәһәрендә рәсмиләштерәләр.