Янгын куркынычы кагыйдәләрен үтәмәү янгынга китергән

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Ял көннәрендә Яңа Чыршылы авылының Лесная урамында мунча янды, дип хәбәр иттеләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, мунчаның түбәсен ут камап алган була, ул тулысынча янып бетә. Зыян күрүчеләр юк, янгын якын-тирәдәге корылмаларга күчми. Беренчел сәбәбе – мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International