ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

Мәшгульлек үзәгендә узган эш урыннары ярминкәсендә 17 предприятие-оешмадан вәкилләр килеп, эш урыннары тәкъдим итте.

Фестиваль җиңүчеләрен котлыйбыз: «Вокал. Ансамбли.» номинациясендә икенче дәрәҗәдәге лауреат «Сюрприз» вокаль ансамбле (җит. Галимова Р. А.)

Республика буенча Росреестр идарәсе актив рәвештә электрон теркәү эшен дәвам итә. Бүгенге көндә Росреестр нотариус, эре банклар һәм төзүчеләр белән уңышлы хезмәттәшлек итә.

15 февралҗлә «Исток-Башлангыч» үзәге белгече үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, балигъ булмаган балалар өчен “Безнең яклаучыларыбыз” дигән чара үткәрде. Анда күргәзмә оештырылган иде. Ахырдан балалар открыткалар ясады.

Ул 14 февральдә Мәдәният сараенда шәәәәәһәр мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен үтте. Викторина оештырылган иде, җиңүчеләр кинотеатрга билет отты.

 «Логос» үзәгендә яшьләр өчен чара үтте. Алар төрле уеннарда катнашты, күнегүләр ясады. Ахырдан үзләренә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Мәдәният сарае 7011 сыйныф укучылары һәм студентлар өчен чара үткәрде. Аларга фильм күрсәтелде, конкурслар булды.

Мәдәният сараенда муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча йомгаклау сессиясе үтте. Аның эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуы уңаеннан, шәһәрдә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында митинг үтте.

15 февральдә “Исток-Башлангыч»үзәгендә әлеге исемдәге акция үтте. Халыкка буклетлар тараттылар, анда 30 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International