Мәшгульлек үзәгендә узган эш урыннары ярминкәсендә 17 предприятие-оешмадан вәкилләр килеп, эш урыннары тәкъдим итте.
Вакансияләр арасында токарь, электр белән эретеп ябыштыручы, автослесарь, шофер, кухня эшчеләре, төрле белгечлек табиблары, инженер, агроном, тегүче, электр монтер кебек һөнәрләр бар иде. Бүгенге көндә Мәшгульлек үзәге банкында 684 вакансия исәпләнә.
Ярминкә вакытында эш бирүчеләр эшсез гражданнарга консультация бирде, аңлату эшләре алып барды.