Лениногорск үзәк район хастаханәсе белгеч- эпидемиологлары ВИЧ-инфекция буенча профилактика чаралары кысаларында Лениногорск нефть техникумы студентлары, политехник һәм педагогик колледжлар студентлары өчен видео-лекторийлар үткәрде.
Республика Кадастр палатасы белгечләре 17 майда кадастр исәбе буенча чираттагы лекция үткәрәчәк. Ул 10.00 сәгатьтә Кулагин урамы, 1нче йорт адресы буенча үтәчәк.
Бүген - Тукай бәйрәме, шигърият бәйрәме. Лениногорскилылар шәһәрдәге Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелды. Монда тантаналы митинг узды.
11нче гимназия базасында «Лучшая интеграция учебных предметов в 1 классах с шахматами» темасына иң яхшы мастер-класска конкурс үтте. Анда муниципаль районның 15 укытучысы мастер-класс күрсәтте.
Үзәк мәйданда Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлекчәсенеж чираттагы гарнизон разводы узды.
Лениногорск Туган якны өйрәнү музее шәмаилләр күргәзмәсенә чакыра. Ул 30 апрельдән 30 майга кадәр узачак. Ачылу тантанасы 29 апрельдә 15.00 сәгатьтә булачак.
Лениногорск шәһәренең 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Лениногорск муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләренең 5, 6, 7, 8 нче сыйныф укучылары арасында «Президент ярышлары» бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этабы тәмамланды.
"Ровесник" яшүсмерләр клубы берләшмәсе, "ЭКОЯЗ - 2019 кысаларында җимлек һәм сыерчык оялары ясауга конкурс үткәрде.
Быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып үткәрелә. Кулдан ясалган әйберләр, уенчыклар теләсә кайсы материалдан ясалган булырга мөмкин.Анда 6-14 яшьлек балалар катнаша ала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2019» күргәзмәсен карап чыкты. Әлеге чарада Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты.