Лениногорскида Габдулла Тукайның 133 еллыгын билгеләп үттеләр

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген - Тукай бәйрәме, шигърият бәйрәме. Лениногорскилылар шәһәрдәге Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелды. Монда тантаналы митинг узды.

Бәйрәмгә авыллардан, шәһәр балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, шулай ук укытучылар, тәрбиячеләр, "Чишмә" берләшмәсе язучылары, каләм ияләре килгән иде.

Балалар Тукай шигырьләреннән театральләштерелгән өзекләр күрсәтте, аның шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шәһәр һәм район мәктәп укучыларының талантына, матур итеп сөйләүләренә сокланырлык иде.

Лениногорскилыларны бүгенге тантаналы көн белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. 4нче балалар бакчасы мөдире Гөлфия Низамовага  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Лениногорск муниципаль районы" муниөипаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатын тапшырды Җирле язучылар да котлап, шигырьләр укыдылар.

Шигърият бәйрәме алдыннан "Моңлы Тукай теле" муниципаль конкурсы узган иде. Анда бик күп бала катнашкан. Бүген исә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Дипломнар тапшырдылар. Аларны Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова тапшырды.

Соңыннан бергәләп бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкардык. Аннан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International