ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Авыл  җирендә  яшәүче  һәм  эшләүче  хатын-кызларга  кыскартылган – атнага  36 сәгатьтән   дә артык  булмаган  эш  вакыты  гарантияләнәчәк.  Ә  түләү  шул  килеш, тулы  эш  атнасындагы  кебек    калачак.   Закон проектын  Дәүләт Думасы  беренче  укылышта  кабул  итте.    

2016-2021 һәм 2030 елларга Лениногорск муниципаль районының социаль- икътисадый үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатучы видеоролик урнаштырды. Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары - физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм ЕГРН алып баруны тәэмин итү бүлеге башлыгы Анна Кайнова әңгәмә форматында йорт төзелеше алдыннан нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге, күчемсез милек объектын нинди җир кишәрлегендә төзергә мөмкин булуы турында сөйләделәр, ачыкланган җир участогының чикләре торак пункт чиген кисеп үтә һ .б.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 2 июльдә Лениногорскида аязучан болытлы көн көтелә. 

Мәскәүнең академик Г. А. Ягодин исемендәге мәгариф музеенда "һәр халык-рәссам"халыкара хәйрия конкурсының 1 һәм 2 дәрәҗә Бөтенроссия сынлы диктанты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Президент Указы нигезендә, 2019 елның 1 июленнән беренче төркем балачакыннан инвалид балаларны һәм инвалидларны карау буенча айлык түләү арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек арта, 5,5 меңнән 10 мең сумга кадәр. Бу күләмдә түләү беренче төркем балачактан инвалид балаларның ата-аналарына һәм уллыкка алучыларына, шулай ук аларның опекуннарына һәм попечительләренә бирелә. Башка тәрбиячеләргә түләү элеккеге күләмдә бирелә, ул бүген 1,2 мең сум тәшкил итә.

Иске Писмән авылы янында GPS ориентир буенча ярышлар үтте. Анда Зәй, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Октябрьск шәһәрләре катнашты. Анда 15 экипаж, 4 категориядә көч сынашты. 

Узган җомгада Фиалка Гарипова җитәкчелегендәге Пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлекчәсе әгъзалары борынгы Болгар шәһәрендә булдылар.

Температура кимү шартларында район территориясенең күпчелек өлешендә электр челтәрләренә йөкләнеш уннарча тапкыр арта. Озакка сузылган йөкләнеш аркасында кыска ялгану ихтималы арта, моннан тыш, үткәргечнең изоляцияләнгән катламы еш кына түзми һәм йөзә башлый.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 17 районара инспекциясе 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 422-ФЗ номерлы Закон) нигезендә Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында «һөнәри керемгә салым» (алга таба – НПД) яңа махсус салым режимын билгеләүгә бәйле рәвештә хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International