Хөрмәтле шәһәрлеләр һәм кунаклар! 2 августта Һава-десант гаскәрләрен көнен бәйрәм иткәндә шәһәрдәге Булгаков урамында Никахлашу сарае янындагы парковка янында сәгать 16.00дән 21.00гә кадәр вакытлыча юллар ябылачак.
"Куркынычсыз балачак - 2019" Бөтенроссия акциясе кысаларында, "Форпост" үзәге активистлары таныш булмаган кешеләр белән үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган акция үткәрде. Аның максаты - балигъ булмаганнар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
2019 елның ноябрендә Россия халкына игелекле эшләре өчен МИР премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Йогуртны ничек сайларга:
Татарстан Республикасы Инвестицияләр агентлыгы республика халкын Татарстанның инвестицияләр эшчәнлеге турындагы YouTube-каналга язылырга чакыра. Эзләүгә кереп YouTube «investtatarstan» дип язарга һәм язылырга кирәк, сезгә хәбәр җибәреп, киләсе ролик һәм эфирны карарга чакырачаклар.
Урып-җыю техникасы, агрегатлар һәм автомобильләр төзек хәлдә кулланылырга тиеш. Ашлык җыю агрегатлары янгын сүндерү чаралары (комбайннар һәм тракторларда – ике янгынсүндергеч, штыклы ике көрәк, ике себерке; автомобильләрдә – янгынсүндергеч һәм штыклы көрәк) белән комплектланган булырга тиеш. Комбайннарның корпусларында җиргә тиярлек металл чылбыр булырга тиеш.
29 июльдә "БАТЫР-НЧ" шәхси белем бирү учреждениесе белгечләре Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү эшен башлап җибәрде.
Иртәгәдән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» гы 218-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар гомуми өлешле милектәге мөлкәт белән эш иткәндә күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең аерым төрләре өчен мәҗбүри нотариаль таныклык турындагы норманы төшереп калдыралар. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары сату-алу процедураларының үзгәрүен аңлаттылар.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 31 июльдә аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга мөмкин.