29 июльдә "БАТЫР-НЧ" шәхси белем бирү учреждениесе белгечләре Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү эшен башлап җибәрде.
Алты лениногорскилы сакчы эшен үзләштерәчәк. Эшсез гражданнарга уку чорында эшсезлек буенча пособие күләмендә стипендия түләнә, ә уку тәмамланганнан соң һәркем белем алу турында таныклык алачак.