ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

19 сентябьдә Лениногорск буенча Гостехнадзор идарәсендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты: 9 дан 12гә кадәр.

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 11 сентябрьдә республика территориясендә урыны белән томан булачак, явым-төшем көтелми.

Грек-рим көрәше бүлекчәсе 7-14 яшьлек балалардан өстәмә төркем туплый.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне  шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.

Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре Бөгелмәдә узган Бөтенроссия турнирында катнашты.

7-8 сентябрьдә Казанда яшьләр арасында пляж волейболы буенча республика беренчелеге узды, анда Лениногорск спортчылары да катнашты. 

8 сентябрьдә түбән сулыктагы концерт мәйданчыгында, РФ регионнарында сайлау кампаниясе кысаларында, Мәдәният сарае һәм Балалар музыка мәктәбенең балалар бәйрәм концерты үтте.

7 сентябрьдә Казанда All Styles Martial Arts кагыйдәләре буенча бөтенроссия турниры үтте.

Сайлауларда катнашкан сайлаучыларның саны: 50155, ул исемлеккә кертелгән сайлаучыларның  79,51% тәшкил итә.

7 сентябрь көнне районда ике янгын чыгу очрагы булды: Шөгердә һәм Аккүл авылларында.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International