Ут белән саксыз эш итү аркасында районда ике янгын чыккан

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

7 сентябрь көнне районда ике янгын чыгу очрагы булды: Шөгердә һәм Аккүл авылларында.

Янгын нәтиҗәсендә ике каралты-корылма юкка чыкты. Зыян күрүчеләр юк. Янгыннарның сәбәбе: ут белән саксыз эш итү.

  • Ачык рәвештә янучы утны караучысыз калдырмагыз.
  • Ут тиз каба торган материаллар янына яна торган шәмнәр урнаштырмагыз.
  • Янгын сүндерүнең беренчел чаралары өйдә булырга тиеш, мәсәлән, огнетушитель, су белән мичкә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International