ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрь аеның 1 һәм 2нче числосында Марий Элның Волжск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Леонид Лобаницкий истәлегенә регионара турнир узды. Анда лениногорскилылар катнашты.

Лениногорск районы китапханәләрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар узды. Әңгәмәләр, китап күзәтүләрдә, тарихи һәм мәгълумати сәгатьләрдә 1612 елгы вакыйгалар турында сөйләнде, патриотик шигырьләр һәм җырлар яңгырады, халыклар дуслыгының мәгънәсе ассызыкланып күрсәтелде.

Россия хөкүмәте «Дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»Федераль закон проектын хуплады. Тәкъдим ителгән яңалыкларның асылы турында Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов сөйләде.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан көчле җил көтелә: төнлә 15-20 метрга кадәр, көндез 17-22 метрга кадәр.


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 6 ноябрьдә республика территориясендә көчле җилкөтелә. Болытлы, яңгыр яварга мөмкин.

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары (2013 елның 25 сентябрендәге 2 номерлы беркетмә) нигезендә, Татарстан Республикасында 2013 елдан башлап ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Республика территориясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен оештыручы булып Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тора.

4 ноябрь көнне Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда татар, рус, чуаш һәм мордвалар бәйрәмнәренә багышланган чара узды.

2019 елның 14 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көне уздырылуга бәйле рәвештә, ТР, Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 7 нче йорт адресы буенча кулланучылар өчен Ачык ишекләр көне оештырылачак, аның барышында теләсә кайсы граждан техник яктан катлаулы товарны, парфюмерия-косметика продукциясен кире кайтару тәртибенә, язма претензияләр төзү, судка гариза бирү тәртибенә кагылышлы барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча бушлай консультация алырга мөмкин.   

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.

«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге, «Юбилейный» паркында, «Халыклар бердәмлеге көне»дип исемләнгән буклетлар тараттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International