Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсен үтәү кысаларында «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы «Россия-Мәдәният» федераль телеканалы белән берлектә Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык»фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.
2019 елның 12 ноябрендә 14.30 сәгатьтә мэриянең утырышлар залында район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе була.
Россиялеләрнең электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру 2020 елдан башланырга тиеш. Барлык эшләүче гражданнар өчен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларның яңа форматына күчү ирекле һәм бары тик кеше ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Республикасында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек буенча беренчел чаралар гамәлгә ашырыла.
Татарстансы Конституциясе көнендә «Форпост» яшьләр үзәге активистлары сораштыру үткәрделәр, аның нәтиҗәләре буенча халыкның күпчелеге (80%) 6 ноябрьдә ТР Конституциясе көне билгеләнүен хәтерли, 2% бу көнне бәйрәм итүләрен белә, 18% җавап бирергә кыенсынды.
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Евгений Павлович күргәзмәсе ачылды. Темасы - "Незнакайка на луне» очраклы гына сайланмаган. Ул-авторның яраткан персонажы, аның өчен дөнья сорауларына мәңгелек җавап эзләү символы булды. Һәр картина-бетмәс-төкәнмәс галәм, аны һәр тапкыр яңа деталь, яңа мәгънә табарга була. Аларны булдыру өчен илһам булып Совет фантастикасыннан образлар, беренче иярчене җибәрү, Кешенең Айга очуы, Космос һәм Нидерланд рәссамы Мауриц Эшер киңлегенең иллюзиясе турындагы коллекцион открыткалар тора.
Лениногорскида көзге каникуллар вакытында Теннис-холл кортларында янә спорт ярышлары узды. Биредә 26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр шәһәр хакимияте, «Татнефть» ГАҖ һәм Лениногорск шәһәре Теннис федерациясенең иганәчелек ярдәме белән 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасының ачык беренчелеге югары дәрәҗәдә үтте.
2019 елның 6-7 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы инициативасы белән «Үсеш нокталары» үзәкләре җитәкчеләре форумы уздырыла, анда Татарстан Республикасы делегациясе составында Лениногорск районының «Үсеш нокталары» үзәкләре җитәкчеләре катнаштылар.
Татарстан Конституциясе көнендә «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик – педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары «Юбилейный» паркына чыктылар, шәһәр халкын «Татарстан Республикасы Конституциясе көне» белән котладылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” конкурсына гаризалар алуны дәвам итә. Ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.