ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта җәмгыятьтә мәгълүмати технологияләр үсеше белән Интернет һәм элемтә чаралары белән бәйле җинаятьләр саны да арта. Заманча мошенниклар елдан-ел уйлап табучанрак була бара.  

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Парламент дәресе кысаларында, 13 февральдә 5 нче урта мәктәптә югары сыйныф укучыларының Лениногорск шәһәр Советы депутаты Әхмәтҗанова Елена Ивановна белән очрашуы оештырылды.

Ел саен, 15 февральдә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу Россия Федерациясендә Ватан чикләреннән читтә интернациональ бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу өчен рәсми истәлекле дата.

Күп фатирлы торак йортлардагы янгыннар зур мәйданнарда ут таралуның югары дәрәҗәсенә ия. Бер фатирдан икенчесенә ялкынны тарату бик тиз бара, шуңа күрә мондый йортларда янгыннар яшәүчеләр өчен зур югалтулар китерә. 

15 февральдә СССР гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан. Лениногорск шәһәренең чик сакчылары сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Узган җомгада, 14 февральдә, 5-нче номерлы мәктәптә муниципалитет җитәкчелегенең 7-нче номерлы ТОСС һәм «Оникс»ҖЧҖ эшчәнлеге зонасында яшәүче шәһәр халкы белән соңгы очрашуы булды.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 17 февральдә төнлә һәм иртән аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем көтелә.


15
февраль, 2020 ел
шимбә

Бүген сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 31 еллыгына багышланган митинг булды. Митингта Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, әфган сугышы ветераннары яшь армиячеләр, муниципалитет вәкилләре, өлкән буын, шулай ук чик буе сакчылары катнашты.

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән бераз  кар.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыштан 3-8 м/с.


Минималь температуралар төнлә -8..-13˚, көндез максималь температура -2..-5˚. 

Юлларда бозлавык.


14
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 17 февраленнән 02.03.2020 елга кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә (Татарстан) Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында азык-төлек продуктлары бирү автоматлары аша мәктәпләрдә өстәмә туклану оештыру мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International