ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Парламент дәресе кысаларында, 13 февральдә 5 нче урта мәктәптә югары сыйныф укучыларының Лениногорск шәһәр Советы депутаты Әхмәтҗанова Елена Ивановна белән очрашуы оештырылды.
Чара барышында балалар халкыбызның күренекле шәхесләренә, республика казанышларына соклануларын белдерделәр. Өлкән сыйныф укучылары җирле үзидарә органнары тарафыннан үткәрелә торган гражданлык активлыгын һәм патриотик тәрбияне формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар һәм проектлар белән кызыксындылар.
ТАССР һәм СССР тарихыннан каралган документаль фильмнарның фрагментлары катнашучыларга истәлекле вакыйгаларны искә алырга һәм республикабыз һәм илебезнең һәр кешесе өчен аларның әһәмиятен бәяләргә ярдәм итте.