Быел май чабу атнасы 24 февральдә башланды. Халык традицияләренә туры китереп, һәр көн үз әһәмиятенә ия.
Лениногорск районында 15 яшьлек егет аңын югалткан күршесен уттан алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
2020 елның 20-22 февралендә Лениногорск шәһәрендә «Юность» спорт комплексы тиры һәм 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең манеж базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер»(ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең I этабы узды.
21 февраль көнне «Форпост» үзәге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә котлау акциясе үткәрделәр.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 25 февральдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар. Аерым районнарда буран, бозлавык.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Кадерле ветераннарыбыз, ил алдында изге бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә тынычлык сагында торган ир-егетләребез! Сезнең барчагызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 23 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә: аязучан болытлы һава.
Бүген Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
1.Мин быел иске йортны сүттем һәм аның урынында яңа йорт төзи башладым. Иске йорт өчен салым түләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?
-Салым салу объекты һәлак булган яки юк ителгән очракта, бу хакта салым органнарына хәбәр итәргә мөмкин, Россия Федераль салым хезмәтенең 24.05.2009 ел, № ММВ-7-21/263@боерыгы белән расланган форма буенча гариза биреп.