21 февраль көнне «Форпост» үзәге «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә котлау акциясе үткәрделәр.
Машина йөртүчеләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм котлау наклейкалары һәм машина йөртү таныклыгы өчен чехол тапшырдылар.
Шулай ук акцияне оештыручылар машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәрттеләр, уңышлар теләделәр һәм үз-үзләрен сакларга өндәделәр.