Бүген, 25 июньдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башлана, ул бер атна дәвам итәчәк.
Бүген, 25 июньдә Татарстанның кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә территорияләрне төзекләндерү буенча иң яхшы проектлар өчен тавыш бирү башланды, анда Лениногорск шәһәре дә "Мәхәббәт"паркын төзекләндерү проекты буенча катнаша.
25 июньнән Лениногорск районында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды. Беренчеләрдән булып Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов 1809 нчы сайлау участогында тавыш бирде.
ФБУЗ «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең хаты нигезендә, 2020 елның 22 июненнән алып 6 июленә кадәр чорда икмәк-күмәч эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яраклылык вакыты буенча тематик консультация бирәчәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарына Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, урта (тулы) гомуми белеме булган һәм шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге буенча урта махсус һәм югары белемле, урта башлангыч составы булган яшьләрне Эчке эшләр органнарына чакыра.
Дөньяда төрле һөнәрләр күп һәм алар барысы да гади урам себерүчедән башлап, галим академикка кадәр бик мөһим һәм мактаулы. Әйдәгез, урам себерүчеләрнең барысы да эшкә чыкмауларын күз алдына китерик әле. Бер атнадан соң безнең шәһәр урамнары белән нәрсә булыр иде? Күз алдына китерүе дә авыр.
Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән - 1%тан 5%ка кадәр ставка буенча кредит алырга мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 июнендә көндез урыны белән яшен, җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Лениногорск муниципаль районында үзизоляцияләнү чорында "МЫВМЕСТЕ" махсус штаб булдырылды. Бу-коронавирус пандемиясе вакытында өлкән яшьтәге, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән үзара ярдәм акциясе.