ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Мәктәп укучыларының иң яраткан һәм һәрвакыт көтеп алган вакыты - җәйге каникуллар. Кагыйдә буларак, бу чорда күп вакыт балалар үзләре генә була. Өлкәннәргә баланың каникул вакытында ничек ял итүе, әти-әниләре өйдә булмаганда  алар белән килеп чыгарга мөмкин булган төрле экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатуы мөһим.

Ата-аналар өчен:


16
июль, 2023 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

17 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.


14
июль, 2023 ел
җомга

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 15 июльдә болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.

14 июльдә Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен «Нур» студиясенең «Кар королевасы: SNOW буыны»спектаклен күрсәтте.

Бүгенге көндә дүрт меңнән артык Лениногорск баласына карата пособие билгеләнгән. Аларның 65 процентына пособиенең максималь күләмен билгеләгән. 

Лениногорскида 17 июльдә иртәнге 6.00 сәгатьтә "Татнефть " ААҖнең коммуналь техникасы шәһәрнең үзәк урамнарын юачаклар. Эшләр 18 июльдә иртәнге 4.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

17 июльдә Лениногорскида махсуслаштырылган оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

Шулай ук эт хуҗаларына йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга бәйсез җибәрмәскә кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 14 июльдә болытлылык көтелә. Яңгыр.

Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыш 5-10 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр.

Бүген хакимияттә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма вәкилләре өчен укыту семинары узды.

Лениногорскида 13 июльдә “Призвание” Бөтенроссия студентлар медицина отрядының хезмәт семестры ачылу тантанасы узды. Чара ЗАГС бүлеге бинасында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International