Бүген хакимияттә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма вәкилләре өчен укыту семинары узды.
Спикерлар сыйфатында "НКО га ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры һәм урынбасары Зөлфия Сафина һәм Светлана Салмина, һәм "Вертикаль" ресурс үзәге" җитәкчесе Вита Гатауллина чыгыш ясады.
Семинарда НКОга грант ярдәме (Президент грантлары, төбәк конкурслары), НКОның мәгълүмати ачыклыгы, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда проектны алга җибәрү, нәтиҗәле текстлар булдыру һәм рәсмиләштерү, социаль челтәрләрдә СОНКО аккаунтын алып бару мәсьәләләре каралды.
Семинарда Лениногорск районының коммерцияле булмаган оешмалары вәкилләре катнашты. Аларны кызыксындырган барлык сорауларга спикерлар грант конкурсларында катнашу өчен аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирделәр.