ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 25 маеннан 12 ноябренә кадәр «ТВОЕ ДЕЛО. Молодой предприниматель России» конкурсы узачак. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының "Минем бизнес" үзәге «Электрон сәүдә үзәге» АНО белән берлектә «PRO Wildberries»укыту форум-марафоны старты турында игълан итәләр.

2023 елның 7 сентябрендә Татарстанның VII эшлекле хатын-кызлар форумы узачак. Оештыручы булып 2012 елда оештырылган һәм Татарстан Республикасы хатын-кызларының эшкуарлык, иҗтимагый, мәдәни, мәгариф һәм сәяси эшчәнлеген үстерүдә аларның мәнфәгатьләре уртаклыгы нигезендә эшлекле хатын-кызларның ирекле үзидарәле иҗтимагый берләшмәсе булып торган "Татарстан эшлекле хатын-кызлары" Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы тора.

2023 елның 10-20 августында Казанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Яшьләргә бизнес»белем бирү программасының икенче агымы узачак.

«ЛТС» ҖЧҖ 2023 елның 11 августыннан 23 августына кадәр җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәреләчәк дип хәбәр итә. Биналарны су басуны булдырмас өчен биналарның индивидуаль җылылык пунктларында  арматураларны яхшылап ябуны тәэмин итәргә кирәк. Биналарны су баскан очракта һәм аның нәтиҗәләре өчен «ЛТС» ҖЧҖ җаваплы түгел.

26 август көнне «Юность» стадионы территориясендә «Лениногорскида җитештерәбез» үзмәшгульләр күргәзмә-ярминкәсе узачак.


8
август, 2023 ел
сишәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 9 августта аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Явым-төшемсез.

ТР Икътисад министрлыгы, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының "МСинем бизнес" үзәге белән берлектә, Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләр продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Pro_markетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 14 августтан узачак һәм Wildberries маркетплейсында пропагандалауга багышланачак.

2023 елның 10 августында 09:00 сәгатьтә мэриянең утырышлар залында район һәм шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узачак.

Пәнҗешәмбе, 10 августта, Heads group архитектура бюросы архитекторлары Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә барлык теләүчеләрне Каскадны төзекләндерү проекты буенча очрашуга чакыралар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International