26 август көнне «Юность» стадионы территориясендә «Лениногорскида җитештерәбез» үзмәшгульләр күргәзмә-ярминкәсе узачак.
Ярминкә тәҗрибә уртаклашу, яңа клиентлар табу һәм үз продуктларын пропагандалау өчен искиткеч мөмкинлек булачак.
Күргәзмә-ярминкәдә катнашу өчен Лениногорск районының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Кутузов урамы, 1 йорт (кабинет № 28, 3 кат), белешмәләр өчен телефон: 5-18-61. Гаризаны 16 августка кадәр тапшырырга кирәк.