14 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр «Территория единства»Бөтенроссия яшьләр проекты үткәрелә.
Инициатива Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла. Катнашучылар РФ территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр була ала.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.
10 октябрдэ көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, урыны белән яшен, көчле яңгыр көтелә.
Гаилә елы кысаларында 9 октябрьдә Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче гаилә «Нефтяник»боз сараена мавыктыргыч походка барды.
Партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылыкны бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм халкыннан социологик сораштырулар үткәрә.
8 октябрьдә, "Конструктив диалог" проекты кысаларында, безнең шәһәргә Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе ярдәмчеләре килде. Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча лекцияләр 4 мәйданчыкта, атап әйткәндә, ЛПК, КАИ, 8 нче һәм 2 нче урта мәктәпләрдә узды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.
Ел башыннан 20 442 мең гаилә бала тугач бирелә торган пособие - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды, аны Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ата-аналарның берсенә бирә. Әлеге төр түләүне финанслауга барлыгы 502 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Лениногорск районы Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар» командасы«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында якындагы урманнарны чистарту буенча акция үткәрде.
Лениногорскта 314 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
2024 елның 10 октябрендә «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә(ЗАГС бинасы, монумент ягыннан керү урыны) ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Гыймазетдин улы Ханипов гражданнарны кабул итәчәк.