Билгеле булганча, Яңа ел алдыннан күчемсез милек базарында сатып алучыларның активлыгы сизелә. Алар дача, йорт төзер өчен җир сатып ала һәм әйтергә кирәк, бәясе дә кулай була. Тик менә саклана торган зоналарда күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә кайбер таләпләрне үтәргә кирәк, ди Татарстан Росреестры.