Лениногорскилыларны район башлыгы шәһәр көне белән котлый

2017 елның 18 августы, җомга

Хөрмәтле шәһәрлеләр! Кадерле лениногорскилылар! 18 августта ел саен Лениногорскиның туган көнен билгеләп үтәбез.

Моннан 62 ел элек эшчеләр поселогы шәһәр булып үсеп китте. Бүгенге көндә ул республикада төзекләндерелгән һәм иң матур шәһәрләрнең берсе булып санала. Бу истәлекле вакыйга төрле яшьтәге кешеләрне, төрле милләт вәкилләрен, һөнәр ияләрен үзара очраштыра һәм берләштерә. Бүгенге көндә шәһәребез үссен, матур булсын дип тырышабыз. Халык шәһәр тормышында актив катнаша, керткән өлеше дә бәяләп бетергесез. Шәһәребездә яңа йортлар сафка баса, мәктәп, балалар бакчасы, спорт объектлары, ишегаллары, юллар төзекләндерелә.

Лениногорскиның төзеклеге буенча республика һәм илкүләм бәйгеләрдә җиңүгә ирешүе, призлы урыннар алуы - горурлык хисләре уята. Спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулый, укучыларыбыз олимпиадаларда сынатмый, иҗади колективларыбыз республикадан читтәгеләргә дә яхшы таныш.

Лениногорск киләчәктә дә үссен, тагын да матуррак булсын, дип телим! Кояшлы матур һәм якты көннәр, саулык - бәхеттә сөенеп яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International