Россия көнендә футбол матчы үтте

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Шәһәребезнең 13 нче мәктәп спорт мәйданчыгында җирле депутатлар белән сайлаучылар футболда көч сынаштылар.

Россия көне уңаеннан ул быел өченче тапкыр үткәрелде. Депутатлар командасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, җылылык челтәрләре предприятисесе җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин һәм башкалар бар иде. Сайлаучылар командасында капкачы булып Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов торды. Уенчылары – мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Александр Табаков һәм башкалар.

Уенда депутатлар командасы җиңү яулады. Алар “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең Кубогы һәм Дипломнарына ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International