Татарстанда, шул исәптән муниципаль районда, 13 июньнән “Трактор-тагылма” операциясе башланды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге.
Тикшерү вакытында юл-патруль хезмәте, Гостехнадзор инспекторлары транспорт чарасын эксплуатацияләгәндә һәм теркәгәндә кагыйдәләрне саклауның үтәлешенә, төзеклегенә, техник күзәтү узуына, машиналарда дәүләт теркәве билгеләренең булуына һәм трактор яки үзйөрешле машина йөртүчеләрнең документларына игътибар бирәчәк. Операция хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын чикләү максатыннан үткәрелә, ул 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк.