Мордва–Кармалкада быел да “Балтай” бәйрәме гөрләп үтте. Анда республика районнарыннан гына түгел, Самара һәм Оренбург якларыннан да килгәннәр иде.
- Республика статусы алган әлеге бәйрәм бары тик бездә генә уздырыла һәм без һәркемгә шат,- диде район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков кунакларны сәламләп. Бу үзенчәлекле бәйрәмгә халык күпләп җыела. Быел да Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Казан, Самара, хәтта Оренбург якларыннан да килгәннәр. Мәртәбәле кунаклар арасында: республиканың мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, республика “Халыклар дуслыгы” йорты директоры Ирек Шәрипов, мордва милли-мәдәни автономия рәисе Наталья Сабитова бар иде. Алар эрзяларның көр күңелле һәм кунакчыл булуын билгеләп үтте, авыл җирлеге үзидарәсенә, фольклор коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Мин тумышым белән шундый ук авылдан һәм үземне туган ягыма кайткандай хис иттем, талантлы халкым белән горурланам,- дип уй-хисләре белән уртаклашты Светлана Персова.
Дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барган бу чарада милли рух хөкем сөрде. Җырчыларга, гармонистларга бай булган Мордва- Карлмалкада озак еллар “Пизелне” ансамбле эшләп килә. Быел ул халык ансамбле статусын алган. Күмәк уеннар, сый-хөрмәт- болар барысы монда яшәүчеләрнең генә түгел, халыкның үзара тату һәм бердәм булуын тагын бер кат раслады.
Бәйрәмнең төп геройлары - “аюлар”. Аларны “Кикеркай” уенын уйнап билгеләделәр. Аның җиңүчеләре булып, Сергей Звонарев, Виталий Сергеев, Николай Мариньчев танылды. Армия сафларына китәргә җыенучы егетләрне җырлый- җырлый, теләкләр тели-тели өрәңге яфракларына төрделәр. Бу йолада олысы-кечесе- барысы да катнашты.