Мэриядә узган район һәм шәһәр Советы депутатларының берләшкән сессиясендә көн кадагындагы берничә мәсьәлә каралды.
Шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләрнең Уставына, бюджетка, җир салымына үзгәрешләр кертүне депутатлар хуплап тавыш бирде. Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм Лениногорск район һәм шәһәр Советындагы “Бердәм Россия” партиясе депутатларының үзара бәйләнешен тәэмин итүче килешү имзаланды. Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова социаль-икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча уртак килешүгә кул куйдылар. Шулай ук “Ярмарка” газеты мөхәррире Владимир Кожевников Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, “Охтин-Ойл” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Хөснетдинов “Яңарыш” фондының, җәмгыятьнең баш инженеры Рөстәм Минхәйров Республика Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.