26 май – 26 июнь аралыгында муниципаль район территориясендә “Наркотикларсыз тормыш” дигән республика акциясе уза.
Аның дәвамында рейдлар, очрашулар үткәреләчәк, ышаныч телефоннары эшлиячәк. Лениногорск эчке эшләр бүлеге сезне әлеге акциядә актив катнашырга чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле фактлар турында: 02, 2-72-20 һәм “Ышаныч телефоны” - (8-843) 2912-002 буенча хәбәр итә аласыз.