“Татнефть” Компаниясе “Табигать тере булганда – мин дә сәламәт” традицион рәсем конкурсына нәтиҗә ясады, җиңүчеләр арасында безнең яшь рәссамнарыбыз да бар.
Атта йөрүне, аны тотуны популярлаштыру максатыннан, конкурсның быелгы темасы “Кеше һәм ат” дип атала иде. Анда нефть төбәгендә яшәүче 4-16 яшьлек балалар катнашты. Нәтиҗәдә, төп призга - гран-прига шәһәребездә яшәүче 15 яшьлек Лилия Кәбирова ия булды. Призлы урын алучылардан да безнекеләр шактый. Болар - 4-9 яшьлекләрдән Самира Халикова (I урын), Никита Моисеев (II урын), 10-13 яшьлекләрдән Валерия Федорова һәм Сабина Насыйбуллина (I урын), Елизавета Стрелкова (III урын), 14-16 яшьлекләр арасында Залинә Низамова (II урын), Алинә Гафиатуллина (III урын). Шулай ук төрле номинациядә җиңү яулаучылар булды. Үткән атнада аларның бөтенесе дә укытучылары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә үткән бүләкләү чарасында катнашты.