Сугыш ветераны Николай Лапкинны юбилее белән котладылар

2017 елның 30 мае, сишәмбе

29 майда сугыш ветераны Лапкин Николай Варфоломеевичка 90 яшь тулды. Тумышы белән ул Краснодар краеннан, 17 яшендә сугышка киткән, бик күп хәрби бүләкләргә лаек булган. 1961 елда Лениногорскига күченеп килгән.  Аны юбилее белән котларга, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 4нче ТОС рәисе урынбасары Мария Ермолаева килде. Аңа исәнлек теләп, Президент Путинның Рәхмәт хатын һәм бүләкләр  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International