Республикада бала хокуклары буенча вәкил гражданнарны кабул итә

2017 елның 30 мае, сишәмбе

1 июньдә республикада бала хокуклары буенча вәкил министрлык һәм ведомстволар белән бергә, гражданнарга хокукый ярдәм итү көнен үткәрә.

Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышлана, әлеге көнне мөрәҗәгать итүчеләр балаларның сәламәтлеге, тәрбия мәсьәләләре, белем алу, социаль тәэмин итү кебек сорауларга консультация алачак. Ул башкаланың Халыклар дуслыгы йортында узачак, адресы: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57нче йорт, телефон: 8-843- 236-61-34.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International