Хәлимә апа 90 яшьлеген билгеләп үтте

2017 елның 23 мае, сишәмбе

“Кызым, онык-оныкчыкларым, барлык туганнарым да “аһ” итеп торалар. Аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшим”, ди Хәдичә апа Хәлимова.Көләч йөзле, көр һәм киң күңелле Хәдичә апа кунакларга сөенеп, һәрберсенең теләкләрен игътибар белән тыңлады. Туксан яшь тулган көнен бәйрәмчә бизәлгән мул табын артында каршы алды ул. Юбилее уңаеннан кызы Флюра, онык һәм оныкчыклары, юбилярның туганының балалары күпләп җыелган. Алар “Мәрхәмәт һәм наз өчен” дип язылган кубок әзерләгәннәр, стенага фотосурәтләрдән матур һәм эчтәлекле плакат та ясап элгәннәр. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да килгән иде. Тантаналы төстә Россия Президенты Владимир Путин һәм шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләр тапшырды.

Хәдичә апа тумышы белән Яңа Шөгер авылыннан. Ямьле май аенда туган якташыбызны тормыш яшьли сыный. Сугыш башланганда, ундүрт яшь була аңа, кыз колхозда эшли. Аңа урагын да урырга, борчагын да җыярга, көлтәсен дә бәйләргә туры килә. Тырыш һәм уңган кызны бригадир итеп сайлыйлар. Аннан дистә елдан артык район ветеринар хастахәнәсендә хисапчы эшен башкара. Яраткан һөнәренә тугры калып, пенсиягә кадәр төзү-көйләү идарәсендә хисапчы булып эшли, бухгалтер урынбасары вазифасын башкаруга да ирешә. 1977 елда, идарә шәһәргә күчү сәбәпле, Хәдичә апа ире һәм балалары белән Лениногорскига күченеп килә. Тормыш иптәше Камил белән дүрт бала: өч кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Бүгенге көндә җиде онык һәм биш оныкчыкка кадерле әби ул. Тик кызганыч, ире вафатына да унтугыз ел вакыт үткән, бер-бер артлы өч баласын да югалткан. Хәдичә апаның аларны югалту кайгысы зур булса да, авызыннан бер уфтану һәм зарлану сүзе ишетелмәде.

Мин бәхетле ана, бәхетле әби. Урта хәлле тормышта, яхшы яшәдем. Без хезмәт сөеп үскән буын, гел хәрәкәттә булдык, шуңа туксанга җиткәнмендер инде. Аллага шөкер, хәзер дә аягымда йөрим, - ди ул. Үзен сабыр һәм тыйнак тота, якты көннәргә шөкер кылып яши. Тормышта җырлап яшәргә өйрәнгән юбиляр (җырларга да яраткан, шигырьләр дә язган икән ул) күршеләрен дә мактап алды.

Подъезыбыз белән бик тату яшибез. Күрше йортта яшәүче дустым Әнисәгә дә рәхмәт, гел хәлемне белеп тора. Шундый ышанычлы дуслар, күрше-күләннәр булганда яшәүләре бик рәхәт һәм күңелле, - ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International