Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” рус халык бәйрәмендә безнең районнан “Россиянка” ансамбле дә катнашып кайтты. Ансамбль Тимерьюл станциясе күпфункцияле үзәгендә эшләп килә. Җитәкчесе Л. Садыйкова. “Каравон”да лениногорскилыларның чыгышын ошатканнар, диплом белән бүләкләгәннәр.