Лениногорск кызы Илзидә Янбатырова Бөтенроссия рәсем конкурсы җиңүчесе

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

"НАСКО" АҖ ел саен Бөтенроссия балалар  рәсем конкурсы оештыра. Быел ул 12 кат үтте. 

Бу елгы конкурсның темасы: "Туган якның энҗеләре" дип атала. Шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбе елда әлеге бәйгедә катнашып килә.

Конкурсның жюри членнары "Шәһәремнең елъязмасы" исемле композицияне ясаган Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илзидә Ябатырованы җиңүче итеп таныды.

Бүләкләү 1 июнь көнне Казанда "Лабораториум" белем паркында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International