Казанда узган «Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасында Лениногорскиның җыелма командасы актив катнашты.
Анда ату, өстәл теннисы, йөзү, дартс һәм җиңел атлетика буенча көч сынаштылар. Безнекеләрнең командасы 10 кешедән торды. Якташыбыз Ольга Пархоменко йөзү буенча хатын-кызлар арасында икенче урын алды. Котлыйбыз!