“Логос” балаларга һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү белгечләре һәм волонтерлары “Сугыш еллары кайтавазы” дигән чара уздырды.
Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары – Г.Хрущев, М.Нафиков,8 нче мәктәпнең 5 “Б” сыйныфы укучылары, политехник колледж студентлары һәм Подлесный мәктәбе укучысы Айназ Шәрәпова катнашты.
Очрашу музыкаль номерлар, сугыш чоры җырлары, шигырьләренә бай булды. Ветераннарга рәхмәт сүзләре әйтелде.