Мэриянең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Җиңү көнен бәйрәм итү әзерлеге буенча предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк “Үлемсез полк” акциясенең ничек үтәчәге, маршруты белән таныштырды. Шәһәр һәм районда узачак чаралар белән Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова таныштырды.